Туган як
+21 °С
Ясно
МАКС
Новости
21 Мая , 07:46

Гаиләләр ярышты

«Нефтьче» стадионында махсус хәрби операциядә катнашучылар «Гаилә уеннары» спорт фестивалендә көч сынашты.

Гаиләләр ярыштыГаиләләр ярышты
Гаиләләр ярышты

 Ярышлар башланыр алдыннан пауэрлифтинг буенча Русиянең халыкара класслы спорт мастеры, халыкара һәм бөтенрусия ярышларында җиңүче һәм призер Ксения Материнская разминка үткәрде.

Чарада гаиләләр җитезлектә, тизлектә, командада эшләү буенча осталыкларын күрсәтте.

Ярыш йомгаклары буенча фестивальнең җиңүчесе итеп Повольных гаиләсе танылды. Икенче урында — Әгълиевлар гаиләсе, өченче урында — Куштановлар гаиләсе. Спорт фестивале катнашучыларга ярышу гына түгел, аралашу һәм вакытны күңелле һәм файдалы үткәрү мөмкинлеге бирде.

Фото: «Ватан сакчылары»  фонды төркеменнән

Гаиләләр ярышты
Гаиләләр ярышты
Гаиләләр ярышты
Гаиләләр ярышты
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас