Туган як
+21 °С
Ясно
МАКС
Новости
21 Мая , 12:00

Эчке эшләр хезмәткәрләре арасында зона ярышлары узды

Зона ярышлары нәтиҗәләре буенча, Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский буенча бүлеге командасы җиңү яулады. II урынны — Туймазы районы командасы, III урынны — Чакмагыш районы бүлеге алды.  

Эчке эшләр хезмәткәрләре арасында зона ярышлары уздыЭчке эшләр хезмәткәрләре арасында зона ярышлары узды
Эчке эшләр хезмәткәрләре арасында зона ярышлары узды

Шәһәрдә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре арасында коралдан ату буенча зона ярышлары үткәрелде. Иң яхшылар булу хокукы өчен Туймазы, Чакмагыш, Бүздәк, Благовар районнарыннан һәм Октябрьскийдан хокук сакчылары көч сынашты. Һәр команда өч кеше — ике ир-ат һәм бер хатын-кыздан торды.

Зона ярышлары нәтиҗәләре буенча, Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский буенча бүлеге командасы җиңү яулады. II урынны — Туймазы районы командасы, III урынны — Чакмагыш районы бүлеге алды.

Хатын-кызлар арасында ПБ-15 һәм ПБ-8  күнегүендә Октябрьский эчке эшләр бүлегеннән  Валерия Шәрәфетдиновага тиңнәр булмады.

Ир-атлар арасында ПБ-15 күнегүендә шәхси беренчелектә Туймазы районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәре  Динар Хәҗетдинов I урында булды. ПБ-8 күнегүендә беренчелекне шулай ук Туймазыдан Руслан Гайнуллин алды.

— Мондый чаралар хезмәткәрләрнең физик әзерлеген саклау өчен генә түгел, аларны берләштерү өчен дә мөһим. Ярышларда катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырылды һәм әлеге бердәм чара оештырганнары өчен зур рәхмәт белдерелде, — дип хәбәр итте Октябрьский эчке эшләр бүлегеннән Аделина Кашапова.

Эчке эшләр хезмәткәрләре арасында зона ярышлары узды
Эчке эшләр хезмәткәрләре арасында зона ярышлары узды
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас