

— Кайвакыт тормыш безгә күңелле вакыйгалар гына бүләк итми, ул мәңгегә йөрәктә кала торган сынаулар да бирә. Насыйбуллиннар гаиләсе өчен «Бу бездә гаиләнеке» колачлы илкүләм бәйгедә катнашу нәкъ менә шундый сынау булды. Ул гади конкурс түгел. Бу хис‑кичерешләр, борчылулар, шикләнүләр һәм, әлбәттә, үз гаиләңә карата зур мәхәббәт белән сугарылган олы юл иде.
Дөресен генә әйткәндә, гариза биргәндә, моның никадәр катлаулы булачагын күз алдына да китерә алмадык. Безнең белән бергә Идел буе федераль округыннан көчле, талантлы, илһамландыручы 285 гаилә катнашты. Стартта ук бу җиңү өчен ярыш түгел, бу чыдамлык, бердәмлек һәм бер‑береңә ышаныч хисләрен сынауга корылган чын ярыш булуы ачыкланды.
Һәр бирем — ул чакыру. Үтәү генә түгел, яшәү дә. Күңел төшенкелегенә бирелгән, башкача көч юк кебек тоелган чаклар да булды. Арыдык, дулкынландык, булдыра алмаудан курыктык. Без еладык. Көлдек. Ләкин нәкъ менә шушы мизгелләрдә бер‑беребезгә ярдәм итәргә, бер‑беребезне ишетергә һәм сүзсез аңларга өйрәндек.
Бу конкурс безнең өчен сынау гына түгел, бәһасез бүләк тә булды. Без, әйтерсең, бер‑беребезне яңадан ачтык. Бергә булганда никадәр көчле, гаиләбездә күпме җылылык, кайгырту һәм мәхәббәт булуын тойдык. Янәшәбездә әниебез Светлана Нурислам кызы булуы да иңнәребезгә канат куйды.
Һәм, мөгаен, иң мөһиме — бездә гаять зур гаилә архивы: якты фотосурәтләр, шәп истәлекләр, онытылмас мизгелләр, без оныкларга сөйләячәк тарих калды.
Без бу бәйгегә катнашучылар буларак килдек. Ә аннан чын команда булып кайттык. Һәм бүген ышаныч белән әйтә алабыз: катлаулы, эмоциональ, онытылмаслык юл уздык. Һәм ул мәңгегә безнең гаилә батырлыгы булып калачак, — дип үз тойгылары белән уртаклашты өч бала анасы Роза Насыйбуллина.
Сүз уңаеннан, Идел буе федераль округы агымдагы сезонда гаризалар саны буенча күләмлесе булган. Ярымфиналга чыгу мөмкинлеге өчен округтан 140 мең кеше көрәшкән — бу 14 төбәктән 40 меңгә якын команда дигән сүз. Нәтиҗәдә Уфага юлламаны 285 гаилә, шул исәптән Башкортстаннан 27 команда алган.
Фото: Насыйбуллинар архивыннан