

Ачыкланганча, 18 яшьлек егет «Фольксваген Поло» автомобиле водителе, хәрәкәт куркынычсызлыгына инанмыйча, 23 яшьлек мотоциклчыга бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мотоцикл йөртүчесенә медицина ярдәме күрсәтелгән.
Узган атнада шәһәрдә барлыгы 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, алар нәтиҗәсендә ике кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән.
Булган вакыйгалар:
ике һәм аннан күбрәк транспорт чаралары бәрелеше — 9,
туктап торган транспортка бәрелү — 7,
җәяүленә бәрдерү — 1,
велосипедчыны бәрдерү — 1
һәм башка төрле бер юл-транспорт һәлакәте.
Юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау чаралары вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 250 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, 5 йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган.
Алина Наширванова, Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор, Дәүләт автоинспекциясе бүлеге.