Туган як
+17 °С
Облачно
МАКС
Новости
18 Мая , 09:47

СВО ветераны бөтенрусия конкурсында катнашты

«Һөнәр буенча иң яхшысы» Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында «Икенче старт» номинациясендә катнашкан шәһәрдәшебез, СВО ветераны Лена Исхакова республика гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чара Уфа вузара кампусының Геном үзәгендә узды.

СВО ветераны бөтенрусия конкурсында катнаштыСВО ветераны бөтенрусия конкурсында катнашты
СВО ветераны бөтенрусия конкурсында катнашты

Әлеге номинация СВО ветераннары өчен булдырылган. Ул тыныч тормышка уңышлы адым ясарга, һөнәри үсеш мөмкинлекләрен ачарга һәм эшкә кире кайтырга ярдәм итә.

Бәйгедә Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 18 катнашучы көч сынашты. Конкурс берничә этаптан торды. Башта бәйгечеләр эш көнен тасвирлап видеоролик ясап тәкъдир итте. Аннары эш эзләү тәҗрибәсе белән уртаклашты,  хезмәтне саклау һәм кадрлар үзәкләре белән хезмәттәшлек буенча биремнәргә җавап бирде.

Бәйгедә лаеклы чыгыш ясаган Лена Суфиян кызына Рәхмәт хатын министр Ольга Кабанова тапшырды.

 

Белешмә:

«Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсы —Русиядә иң кирәкле эшче һөнәрләре хезмәткәрләре өчен баш бәйге.

2025 елда конкурс яңартылды һәм «Кадрлар» милли проектының «Хезмәт кешесе» федераль программасына керде.

«Икенче старт» номинациясе узган елдан бирле үткәрелә. 2026 елда аның форматы үзгәрде – ул хәзер үз һөнәрләренә кайткан яки яңа эш урынына чыккан махсус хәрби операция ветераннарына багышлана.

 

Фото: социаль челтәрләрдән

СВО ветераны бөтенрусия конкурсында катнашты
СВО ветераны бөтенрусия конкурсында катнашты
СВО ветераны бөтенрусия конкурсында катнашты
СВО ветераны бөтенрусия конкурсында катнашты
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас