Туган як
+11 °С
Облачно
МАКС
Новости
15 Мая , 16:43

Эштә дә, тормышта да бергә

Октябрьскийның Никахлашу сарае хезмәт коллективы бүген, 15 майда, Халыкара гаилә көнен шәһәрдә яшәүче парлар белән бергәләп билгеләп үтте.  

Эштә дә, тормышта да бергәЭштә дә, тормышта да бергә
Эштә дә, тормышта да бергә

Иң беренче эш итеп хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов күп балалы Федоровларны зал түренә дәште. Гаиләдә алты бала тәрбияләнә. Аларның әниләре Альбина Азат кызы «Ана даны» медале белән хөрмәтләнде.

Тантанага чакырылган башка гаиләләр дә катлаулы тормыш юлыннан матур итеп атлаулары белән генә түгел, ә озак еллар бер үк хезмәт коллективында эшләүләре белән дә игътибарны үзләренә җәлеп итте.

Ольга һәм Василий Ткачевлар, Лилия һәм Венер Яһудиннар, Ирина һәм Альберт Идрисовлар, Регина һәм Әнвәр Шәрәфетдиновлар, Ксения Материнская һәм Виталий Кунафин, Оксана һәм Вячеслав Колесовлар, Ирина һәм Андрей Керн, Рәзинә һәм Владимир Герасимовлар, Наилә һәм Руслан Йосыповлар – «Пакер» фирмасында, сәламәтлек саклау тармагында, мәгариф, спорт һәм китапханә системасында, «Альтернатива» заводында хезмәт куялар. Кайда гына эшләмәсеннәр, алар туган-үскән шәһәрләре үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертә.

Быел 80 еллык юбилеен бәйрәм итүче Октябрьский нәкъ менә шундый хезмәт сөючән һәм гаилә җанлы кешеләре белән көчле һәм күркәм!

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас