Новости
14 Мая , 11:42

СССР уенчыклары күпне сөйли

СССР уенчыклары күпне сөйлиСССР уенчыклары күпне сөйли
СССР уенчыклары күпне сөйли

Шәһәрдәшебез Динара Нетесова А. Шокуров исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музеена ике зур тартма - 60 данә ретро-уенчык тапшырган.

Динара Ринат кызы совет чорыннан ук сакланып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән винтаж курчаклар, башка төрле уенчыклар туплау һәм аларны реставрацияләү белән бик күптәннән шөгыльләнә. Бу уенчыклар гади мавыгу гына түгел, ул мәгълүмати характерга ия шөгыль – курчаклар туган илебезнең нинди төзелеш юллары аша узуы турында сөйли.

Әлеге мавыктыгыч хоббиеннан зур канәгатьлек алучы Динара Нетесова мондый күңел халәтен башкаларга да бүләк итәргә ярата. Аның сүзләренә караганда, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә музейда СССР уенчыкларыннан күргәзмә ачылачак.

СССР уенчыклары күпне сөйли
СССР уенчыклары күпне сөйли
СССР уенчыклары күпне сөйли
Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас