Туган як
+27 °С
Облачно
МАКС
Новости
13 Мая , 11:35

Сәләтлеләр бер мәйданда

 Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда узган «Өмет йолдызлыгы — 2026» талантлы балалар слёты укучылар, аларның педагоглары һәм ата‑аналар өчен чын бәйрәмгә әверелде

Сәләтлеләр бер мәйдандаСәләтлеләр бер мәйданда
Сәләтлеләр бер мәйданда

Чараның Русия халыкларының бердәмлеге елы, Зур һәм тату гаилә елы, шәһәрнең 80 еллыгы уңаеннан үткәрелүе аңа аерым әһәмият өстәде. Яшь буын — киләчәк символы, илһам һәм горурлык чыганагы булып тора, дип билгеләде алып баручылар.
Слетта катнашучыларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде:
— Бүген без бу якты залда өметле генә түгел, ә үзләренең хезмәт сөючәнлеге һәм үҗәтлеге белән укуда, спортта, сәнгатьтә һәм җәмәгать тормышында күркәм нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны данлыйбыз. Монда төрле яшьтәге, төрле сыйныфларда белем алучы балалар җыелды. Ләкин килер шундый көн: сез югары уку йортларын тәмамлап, дипломлы белгечләр булачаксыз, һәм сезнең алда кая барырга, кайда эшләргә дигән сорау туачак. Исегездә тотыгыз, Октябрьский сезне һәрвакыт үзенең җылы кочагы белән каршы алачак.
Октябрь Рәис улы «Сәләтле һәм талантлы укучыларга ярдәм» хакимият башлыгы премиясе конкурсында җиңү яулаган балаларны хөрмәтләде. Шулай ук, 2025 елда расланган шәһәр Советы нигезләмәсенә ярашлы бөтенрусия һәм республика олимпиадалары, җиңүчеләренә дә бүләкләр тапшырылды. Аларның һәркайсы интеллектуаль һәм иҗади эшчәнлектә аерым сәләтләрен күрсәтеп, үз уку йортларының горурлыгына әверелде. Сүз уңаеннан, 2нче гимназиядән Динияр Галимов, 3нче гимназиядән Михаил Звонарев, 8нче мәктәптән Самир Төхбәтшин берничә тапкыр бүләкләнде. Афәрин, егетләр!
Укуда матур күрсәткечләргә ирешкән һәм төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Роберт Хәйдаров тәбрик итте.
Чарада талантлы укучыларның остазлары — укытучылар да хөрмәтләнде. Яшь сәләтләрне үстерүгә керткән өлешләре өчен аларга дипломнар тапшырылды. Шулай ук тантана сәбәпчеләренең ата‑аналары да онытылмады. Алар балаларны тәрбияләүдәге казанышлары һәм шәхеснең әхлакый нигезләрен формалаштыруга керткән тырышлыклары өчен рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Бу көнне Башкортстан Республикасы мәктәп укучыларының 28нче Спартакиадасы мунициаль этабы җиңүчеләре дә сәхгәгә күтәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча өченче урынны 12нче мәктәпнең «Ал җилкәннәр» командасы алды. Икенче урынга 17нче мәктәпнең «Альтаир» һәм 10нчы мәктәпнең «Ялкын» командалары чыкты. Беренче урынны 2нче гимназиянең «Арена» һәм 3нче гимназиянең «Ника» командалары бүлеште.
Тантанада интеллектуаль юнәлештәге фәнни‑гамәли конференция, турнир һәм бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм призерлар да хөрмәтләнде.
Слёт бары тик бүләкләр тапшыру белән генә чикләнмәде. Катнашучылар команда рухын һәм бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгән интерактив уеннарда да катнашты. Шәһәрнең иҗади коллективлары чыгышлары чарада бәйрәм рухы тудырды.
«Өмет йолдызлыгы» слёты яшь сәләтләрнең аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр белән илһамлану мәйданчыгы булды. Бу чара Октябрьскийда чыннан да сәләтле балалар яшәвен, алар киләчәктә җәмгыятебезнең терәге булырдай шәхескә әвереләчәгенә ышаныч өстәде.

Сәләтлеләр бер мәйданда
Сәләтлеләр бер мәйданда
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас