

— Интернет аша таныштык. 2008 елның 17 февралендә очраштык. Айгөл миңа шунда ук ошады. Бер атнадан соң аны әнием белән таныштырдым. Ул: «Алабыз! Безнең кыз!», — диде. 2011 елның җәендә кавыштык. Бер елдан соң кызыбыз, аннан соң улларыбыз туды. Шулай булгач, дөнья челтәрләре — ул явызлык чыганагы гына түгел, — диде Руслан Нәҗип улы.
Вәлиевлар кулга‑кул тотынып, бер‑берсен аңлап һәм санлап тормыш юлыннан атлый. Ир белән хатын агач утырткан, балалар тудырган, хәзер алар йорт төзи. «Вахта ысулы белән эшлим. Өйгә атлыгып кайтам. Мине анда сөекле хатыным, яраткан балаларым көтә. Анда җылы һәм рәхәт. Һәм мин шундый олы гаилә башлыгы булуым белән бик бәхетле», — дигәндә Руслан мәхәббәт тулы күзләрен хатыныннан ала алмады.
Октябрьскийның матур һәм тигез гаиләләрен бер мәйданга җыйган тантана 9 Май — Бөек Җиңү көненә багышланды. «Алай гына да түгел. 2026 ел Октябрьскийда яшәүчеләр өчен чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булып истә калачак. Сиксән еллык юбилей — хезмәт батырлыклары, данлы казанышлар һәм якты вакыйгалар белән тулы бер чор ул. Октябрьский — энтузиастлар кулы белән төзелгән шәһәр, ул нефтьчеләр, фән һәм мәдәният, талантлы һәм максатчан кешеләр яши торган матур шәһәр» — алып баручыларның сүзләрендә никадәр хаклык чагыла, һәм чыннан да данлы һәм шанлы юллар аша узган Октябрьскийның бер әгъзасы булу — күңелләрдә горурлык хисе уята.
Утыз ел элек гаилә корган Людмила һәм Юрий Ключниковларның да хәтере бик күп кызыклы вакыйгаларны саклый икән. Бүләккә алты данә келәм кергән туйны онытып кара син?! Юрий Вячеславович белән Людмила Анатольевнаның йөзләрендә елмаю балкыды. Чөнки аларның танышуы да бик кызык килеп чыккан. Армия хезмәтеннән әйләнеп кайткан Юра иптәшләре белән дискотекага бара. Залда басып торган кызларга күзе төшкән егет: «Иң матуры минеке булачак», — дип уйлап куя. Шулвакыт тышта яңгыр ява башлый. Егетләр аны‑моны уйлап тормыйлар, кемнеңдер кулыннан зонт алып, кайтып китәләр. «Иртән күземне ачсам, температура, чирлим. Шулчак әни кереп, миңа кунак килүен хәбәр итте. Карасам, Людмила басып тора. Бактың исә без аның зонтын эләктереп киткәнбез икән. Шулай таныштык. Ике ел очрашып йөрдек. Менә инде утыз ел бер‑беребездән башка яши алмавыбызны аңлап, гомер итәбез. Ике балабыз туды», — дип үзләре белән таныштырды гаилә башлыгы.
Юрий Ключников булачак хатынына ничек тәкъдим ясагын хәтерләми, ә менә туй көннәрен алар яхшы хәтерли. Хәтта видеоязма да саклана икән гаилә архивында. «Еш карыйбыз. Туганнар һәм дуслар яшь һәм матур. Барысы да күңел ача, бииләр, котлыйлар... Шунысы гына кызганыч, әлеге кешеләр арасында инде мәрхүм булганнары да шактый. Күңелләрне сагыш биләп ала», — дип сөйләде Ключниковлар. Шуңа күрә ир белән хатын тормышның тәмен татып яшәргә тырыша. Аларга җылы якларга барып, диңгез ярында ял итеп кайтырга хәтта коронавирус пандемиясе дә киртә тудыра алмый. Аның каравы алар бүген дә әлеге сәяхәтләрен рәхәт итеп искә ала. Ир белән хатынның тагын бер матур хыялы бар — Санкт‑Петербургны күреп кайту.
Утыз биш ел иңне‑иңгә куеп яшәүче Гөлсия һәм Айдар Лотфуллиннар, кырык ел тигез никахта гомер итүче Светлана һәм Михаил Дёминнар да Гаилә парадының кадерле кунаклары булды. Алар да, моннан алдагы парлар кебек үк, киләчәктә дә бер‑берсенә тугры булырга ант итеп, юбилярларның мактаулы китабына үз имзаларын куйды.
Бәхетле парлар хакимият башлыгы Алексей Пальчинский һәм шәһәр Советы рәисе Андрей Купавых кул куйган котлау открыткалары, чәчәк бәйләме һәм истәлеккә гаилә фотосурәте кабул итте. Алар өчен дәртле җырлар яңгырады. Һәм, әлбәттә, кызыл туйдагы кебек, гаилә парлары бер‑берсен тәннәре белән генә түгел, җаннары белән дә тоеп, вальс әйләнде.