

Уфаның Совет мәйданында республика Башлыгы Радий Хәбиров якташларга яңа дәүләт бүләге тапшырды. «Башкортстанның рәхмәтле халкыннан» медале махсус хәрби операция үткәрүгә бәйле рәвештә иреклелек, хәйрия эшчәнлеге һәм башка ярдәм күрсәткән, шулай ук гуманитар йөкләрне җыю һәм китерүдә булышкан, СВО зонасында бурычларны уңышлы үтәгән өчен бирелә.
«Бүген бөтен республика – предприятиеләр, җәмәгатьчеләр, төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле һөнәр ияләре – фронтка ярдәм итүгә, азат ителгән территорияләрдә тыныч тормышны торгызуга үз өлешен кертә. Меңләгән халкыбыз, мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр, посылкалар җыя, маскировка челтәрләре үрә, блиндаж шәмнәре ясый һәм башка күп эшләр башкара», — дип белдерде Радий Фәрит улы тантанада.
Фото: Мухамедьянов Азат, Яровиков Олег