Туган як
+23 °С
Облачно
МАКС
Новости
12 Мая , 11:22

Пенсионер 22 миллион сум акчасын мошенникларга биргән

Салаватта бер пенсионер, дәүләт органнарының ялган хезмәткәрләренә ышанып, зур күләмле акчасыннан колак каккан.

Пенсионер 22 миллион сум акчасын мошенникларга биргәнПенсионер 22 миллион сум акчасын мошенникларга биргән
Пенсионер 22 миллион сум акчасын мошенникларга биргән

Кичә Салават шәһәре полициясенең дежур частена гариза белән 64 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать иткән. Ир-ат хәбәр иткәнчә, 15 апрельдән 7 майга кадәр билгесез затлар төрле сылтаулар белән аның 21 миллион 981 мең сум шәхси тупланмаларын урлаган.

Җинаятьчеләр зыян күрүче белән кесә телефоны аша һәм мессенджерда элемтәгә кергән, эзлекле рәвештә үзләрен Пенсия фонды, МФЦ, «Госуслуги» порталы һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Пенсияләрне яңадан исәпләү, акчаларны чит илгә террорчылыкны финанслауга күчерү турында җинаять эше кузгату, саклык акчаларын декларацияләү, шулай ук мошенниклык гамәлләрен булдырмау сылтавы белән аферистлар ир-атны барлык тупланмаларны алырга күндергән.

Зыян күрүче ике тапкыр банк бүлегенә килгән. Кредит оешмасы хезмәткәрләре аның белән профилактик әңгәмәләр үткәргән, зур суммаларны алу максаты белән кызыксынган. Пенсионер акча аңа күчемсез милек сатып алу өчен кирәк дип аңлаткан.

21 апрель кичендә ир-ат беренче курьерга код сүзен әйтеп, 5 миллион сум акча тапшырган. 7 майда ул икенче курьерга калган 16 миллион сумнан артык акчаны тапшырган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: дәүләт учреждениеләре, хокук саклау органнары һәм банк хезмәткәрләре беркайчан да гражданнарга акчаны курьерларга тапшыруны яки акчаны "куркынычсыз исәпкә" күчерүне таләп итеп шалтыратмый. Әгәр сезгә җинаять эше кузгату, террорчылыкны финанслау яки акчаларны «декларацияләү» кирәклеге турында хәбәр итсәләр, бу мошенниклар. Кичекмәстән сөйләшүне туктатыгыз һәм оешма белән рәсми номер буенча элемтәгә керегез.

 

Чыганак: «Кызыл таң»

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас