Туган як
+13 °С
Облачно
МАКС
Новости
10 Мая , 15:11

Бүләкләр тапшыру күңелле!

«Туган як» гәзите «Вконтакте» социаль челтәрендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган фотобәйге оештырды. Анда 23 кешедән фотосурәтләр килде. Алар хәрби киемдә, «Үлемсез полк», Җиңү парадыннан, балалар бакчасы, мәктәптә оештырылган патриотик чаралардан фотолар җибәрде, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары турында хатирәләр белән уртаклашты. Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнде.

Бүләкләр тапшыру күңелле!Бүләкләр тапшыру күңелле!
Бүләкләр тапшыру күңелле!

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны — Линара Миргалиева (333 тавыш), икенче урынны — Ясминә Үлмәскулова (229 тавыш), өченче урынны Анэлия Мөхәммәтшина (211 тавыш) яулады.

Шушы көннәрдә кызларны редакциядә бүләкләдек. Киң күңелле спонсорыбыз «Пакер» фирмасы биргән бүләкләрне тапшырдык. Җиңүчеләр белән якыннан таныштырып үтәбез.

Линара Миргалиева 20нче мәктәпнең беренче сыйныфында белем ала.

— «Туган як» гәзите оештырган конкурста беренче тапкыр катнаштык. Фотобәйге турында сыйныф җитәкчесе хәбәр итте. Линара балалар бакчасында йөргән чакта «Саумы, дөнья!» фестивалендә карт бабасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Әмирҗан Заһидуллин турында сөйләгән иде. Быел Патриотик тәрбия бирү үзәгендә үткән «Безнең гаилә хәтер китаплары» акциясендә чыгыш ясады. Шушы чаралардан фотосурәтләрне редакциягә юлладык. Әйткәндәй, Линара карт бабасын күрү бәхетенә иреште. Ул 99 яшькә кадәр озын гомер кичерде. 90 яшенә кадәр бәрәңге утыртып, бакча карады. Хәтере әйбәт, үзе шаян булды. Сугышта булган хәлләрне безгә сөйли иде., Хәзер бабабыз турында хатирәләрне кызыбызга тапшырабыз. Яшь буын илебез тарихында онытылмас батырлыклар белән уелып калган чор турында белеп үсәргә тиеш», — дип сөйләде кызның әнисе Лиана.

Икенче-өченче урыннарны яулаган кызлар Ясминә һәм Анэлия — сыйныфташлар, 3нче гимназиянең беренче сыйныфында укыйлар. Сүз уңаеннан, алар икесе дә былтыр «Туган як» уздырган «Милли ризык» бәйгесендә катнашып, бүләкле урыннар алган.

«Әби-бабайлар, дуслар, туганнар — кемнәр генә тавыш бирүгә кушылмады. Ясминәгә бөтен Октябрьский диярлек теләктәшлек күрсәтте. Безнең шәһәрдән тыш, Мәскәү, Самара, Себер һәм башка төбәкләрдән дә тавыш бирделәр. Барысына да зур рәхмәт», — диде әнисе Зөлфия.

Балалар иганәчебез бүләкләрен бик ошатты. «Ура, апамныкы гына түгел, минем дә хәзер зур, уңайлы сумка булды. Мин аңа бию түгәрәгенә кирәкле әйберләрне салып йөртәчәкмен», — дип шатланды Анэлия.

Кызларның бәхетле елмаюларын күрү безнең дә күңелләрне күтәрде, алда тагын да кызыклы бәйгеләр оештырырга илһам өстәде.

Әлеге конкурста беренче урын алган Линара Миргалиева фотобәйгенең республика этабында катнаша. Аны шушы сылтама https://vk.com/bashkortostan_media?w=app7198399_-205125870 буенча тавыш биреп, хуплавыгызны сорыйбыз.

Бүләкләр тапшыру күңелле!
Бүләкләр тапшыру күңелле!
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас