Туган як
+10 °С
Облачно
МАКС
Новости
9 Мая , 14:23

Яңа уку елына — яңартылган мәктәп

8нче мәктәптә «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Балаларга иң яхшысы» программасы буенча капиталь ремонт дәвам итә.

Яңа уку елына — яңартылган мәктәпЯңа уку елына — яңартылган мәктәп
Яңа уку елына — яңартылган мәктәп

Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталова белән очрашуда подрядчы оешма вәкилләре 8нче мәктәптәге ремонт эшләрен 1 августка төгәлләргә планлаштыруын белдерде.

— Барлык демонтаж эшләре тәмамланды. 15 майга түбәне ябып, яктылык үткәрә торган конструкцияләрне урнаштырып, бизәү эшләренә күчәргә җыенабыз. Ремонт барышында, мисалга, мәктәпнең спорт залы сизелерлек үзгәрәчәк. Агач идәннәр урынына махсус өслек түшәләчәк. Балаларга спорт белән шөгыльләнергә тагын да уңайлы булачак. Уку йорты биләмәсендә брусчатка җәеләчәк. Гомумән, ремонттан соң мәктәп матур кыяфәт алачак. Эшләребез график буенча бара. Беренче июньгә икенче катны, ашханәне, актлар залын, спорт залын төзекләндереп, калган эшләрне  ике ай эчендә тәмамларга планлаштырабыз, — дип сөйләде «Дортрансстрой» җәмгыяте генераль директор урынбасары Олег Бабенков.

Федераль программаның кураторы буларак, Рима Баталова ремонт объектына беренче тапкыр гына килми, эшләр барышын даими контрольдә тота.

— Проект кысаларында бөтен республика буенча мәктәпләр ремонтлана, яңа белем учаклары төзелә. Ул безнең балалар яхшы шартларда укый алсын өчен тормышка ашырыла. Подрядчы оешма яхшы таныш, алар беренче генә мәктәп, сарай төземи. Шулай ук битараф булмаган ата-аналарны кабат күрүе сөенечле. Алар да ремонт эшләрен күзәтеп тора — бу зур ярдәм. Биредә хезмәт салучы һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Тиздән без бергәләп монда алтасманы кисеп, беренче сентябрьдә килгән бәхетле балаларны күрербез, — дип ышанычын белдерде Рима Акбирде кызы.

Төзекләндерелүче мәктәптә матди-техник база да яңартылачак. Сыйныфлар заманча җиһазландырылачак.

Яңа уку елына — яңартылган мәктәп
Яңа уку елына — яңартылган мәктәп
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас