

Митингка җыелган ветераннар, педагоглар, укучылар, шәйморатлылар, кадетларны хакимият башлыгы урынбасары Надежда Зарипова, депутат Дмитрий Вайсброт, ирекле батальоннарны формалаштыру штабы башлыгы, отставкадагы полковник Альберт Шаймуратов, «Нур» позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы сәламләде.
Олы яшьтә булуына карамастан, бәйрәмгә килгән 98 яшьлек тыл ветераны Елизавета Окуневаның урыны түрдән булды. «Дүрт абыем һәм апам Бөек Ватан сугышында катнашты. Зур абыем Ленинград янында 1941 һәлак булды, калган абыйлар җәрәхәтләнеп кайтты. Алган яралары аркасында алар озак яши алмадылар. Авылда ике ир генә калды, барысы да сугышка китте. Миңа ул вакытта 13 яшь иде, бөтен авырлыклар безнең иңнәргә төште. Җиңү көнен без берчә шатланып, берчә моңсуланып каршы алдык. Сугыш арабыздан күп туганнарны, якыннарны алып китте», — дип хатирәләрен яңартты ветеран.
Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларны бер минут тын калып искә алды.
Митинг «Билгесез солдат» һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.