

Әлеге уку йорты коллективы өчен бистәнең мемориаль комплексын тантаналы митингка әзерләү – күркәм традицияләрнең берсе. Ун елдан артык дәвам итә торган әлеге изге эштә балалар зур теләк белән катнаша.
Яшьләр өчен 9 Май нәрсә аңлата?
– Минем өчен Җиңү көне – якты һәм изге көн. Шәхсән минем карт бабам безнең бәхетле киләчәгебез хакына сугышта катнашкан. Шуңа күрә мондый өмәләрдә катнашып, аңа гына түгел, яу кырында ятып калган барлык фронтовикларга да рәхмәтемне белдерәм, - диде Денис.
Аның сыйныфташы Радмир өчен дә язның әлеге олуг бәйрәме – тарихи көн.
– Кемдер өчен мондый характердагы чарада катнашу, бәлкем, физик эш булып тоеладыр. Шәхсән мин алай дип санамыйм. Өмәдә катнашып, җан тынычлыгы алам. 9 Майны гомумән гаиләбез белән көтеп алабыз. Минем ике карт бабам да фашизмга каршы совет генералы Андрей Власов кул астында көрәшкән, – диде ул башын югары тотып.
Каринаның карт бабасы исә Сталин белән шәхсән таныш булган. «9 Майда гаиләбез белән нәсел ветераннарын зур хөрмәт белән искә алабыз, тарихи истәлекләрне барлыйбыз», – диде кыз.
Бу көнне Московка бистәсендә һәйкәлне тәртипкә салуда «Пакер», Водоканал һәм «Стронег» предприятиеләре хезмәткәрләре дә җиң сызганып эшләде. Төрекмән дә 9 Майны бизәлеп каршы алырга әзерләнә. Бистәнең үзәк урамындагы баганаларга беркетелгән флаглар әллә каян җилфердәп, Бөек Җиңү көне якынлашуын хәбәр итә.