Туган як
+25 °С
Облачно
МАКС
Новости
7 Мая , 17:27

Геннадий Кузьмич әле дә сафта!

Йөзенче дистәсен тутырып килүче Бөек Ватан сугышы ветераны Геннадий Шариков 1945 елда җиңү бүләк иткән май иртәсен бик яхшы хәтерли.  

Геннадий Кузьмич әле дә сафта!Геннадий Кузьмич әле дә сафта!
Геннадий Кузьмич әле дә сафта!

– 9 майны Ерак Көнчыгышта каршы алдым. Шәһәр исемен истә калмаган инде хәзер. Әмма кизү торган телефонистның казармага йөгереп кереп, «Иптәшләр, дошман тар-мар ителде! Җиңү! Җиңү!» –  дип шатлыклы тавыш белән кычкыруын бүген дә оныта алмыйм. Без атлыгып урамга чыктык. Тирә-якта көлеш, елаш, алкышлар... Тиз арада митинг җыйдылар. Офицерлар чыгыш тотты. Алар каршыннан без стройга басып уздык...

Әлеге вакыйгалардан соң 81 ел узып бара. Һәм бүген яшь буын, карт фронтовик Геннадий Кузьмич Шариковка честь биреп, тигез адымнар белән атлап үтте.

Ветеран яши торган йорт каршында оештырылган бәйрәмгә килгән хакимият башлыгы Алексей Пальчинский, шәһәр Советы рәисе Андрей Купавых, прокурор Алексей Орлов ил картына җылы теләкләрен, олы рәхмәтләрен җиткерделәр, бәйрәм бүләкләре тапшырдылар.

Геннадий Кузьмичны Бөек Җиңү көне белән нәни дуслары да котлады. Искәндәр Булатов, Раушан Кариев һәм Зара Гайнуллина үзләренең самими чыгышлары белән аңа яхшы кәеф бүләк итте. Балалар үз куллары белән ясаган татлы күчтәнәчләрне бирде.

Чал чәчле ветеранның йөзендә бу вакытта шатлык нурлары балкыды. Фронтовиклар онытылмый, аларга дан һәм хөрмәт!

Геннадий Кузьмич әле дә сафта!
Геннадий Кузьмич әле дә сафта!
Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас