Туган як
+25 °С
Облачно
МАКС
Новости
7 Мая , 11:16

Беркем дә онытылмый!

«Солдат уйлары» һәйкәле янында узган митинг та берничә буынны җыйды.

Беркем дә онытылмый!Беркем дә онытылмый!
Беркем дә онытылмый!
Шәһәр халкы – җитәкчеләр, локаль сугыш һәм СВО ветераннары, яшь армиячеләр, шәйморатлылар һәм республика кунаклары – Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин, төбәк башлыгы ярдәмчесе, СВО ветераннары ассоциациясе рәисе Оскар Ситдыйков Ватанны фашист коллыгыннан азат иткән геройларга, яу кырында батырларча ятып калган якташларны зур хөрмәт белән искә алдылар. Чарада катнашкан яшьләргә мөрәҗәгать итеп, җитәкчеләр аларны үз илләренең чын уллары һәм кызлары булып үсәргә өндәделәр.
 
Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алып, бер минут тынлык игълан ителде. «Солдат уйлары» һәйкәленә тере чәчәкләр салынды.
Беркем дә онытылмый!
Беркем дә онытылмый!
Беркем дә онытылмый!
Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас