

Кыска вакытлы ял чорында яугир «Оберег» төркеме волонтерлары янына килде.
Иң элек сугышчы фронтка ярдәм иткән шәһәрдәшләргә рәхмәтен җиткерде. «Алгы сызыкта тылдагыларның ярдәмен тою безгә көч бирә, рухыбызны күтәрә. Укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр язган хатлар, эшләнмәләр күңелебезне җылыта. Маскировка челтәрләре безгә бик кирәк. Позицияләрне, техниканы дошман күзәтүеннән яшереп, солдатларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итә алар. Шәһәрдәшләр үргән челтәрләр чыдамлы, җиңел. Ел мизгеле, тирә‑якның рельефына карап эшләнгән», — дип сөйләде ул.
Очрашуга килгән яугирне волонтерлар буш җибәрмәде. Порохка өчәр маскировка челтәре, «Кикимора» костюмы һәм шлем ятьмәсе тапшырдылар.
Махсус хәрби операция башланганнан алып, «Оберег» төркеме алгы сызыкка барлыгы 3600 данә маскировка челтәре җибәргән, аларның гомуми мәйданы 64000 квадрат метрдан артык.
Волонтерлар отрядына сугышчының әнисе дә кушылган.
— «Оберег»ка бер ел элек килдем. Ник алдарак кушылмаганмын, дип үземне битәрләп куям кайчак. Монда килгәнче гуманитар ярдәм җыюда булыштык, әле дә ул эшне дәвам итәбез. Безнең гаиләдән бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашкан. Берсе бүгенге көндә кораллы низаг барган
Запорожье төбәгендә җирләнгән. Туганнарыбызның кайда хезмәт иткән, нинди алышларда катнашканнары турында мәгълүматлар белән фотосурәтләрен кадерләп саклыйбыз. 9 майда «Үлемсез полк» йөрешенә чыгабыз. Хәзер улым да ата‑бабалары кебек туган ил сагына басты. Аның ялга кайтуын түземсезләнеп көтеп алабыз, — дип сөйләде Вера Анатольевна.
Порох СВО зонасына бару тарихын искә төшерде:
— Махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация белән туганнарым, сыйныфташларым, хезмәттәшләрем китте. Алар белән аралашып тордым. Егетләр анда илебезне, гаиләләребезне дошманнан саклый. Мин өйдә, аларның аркасына ышыкланып яткан кебек тоелды. Иптәшләрем янына барып, ярдәм итәсем килде. Шуңа контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә булдым. Карарымны гаиләм аңлап кабул итте. Аларның теләктәшлеге дөрес юл сайлаганыма ышанычны тагын да арттырды.
«Оберег»лылар сугышчы белән саубуллашканда аңа исән‑имин, җиңү белән кайтуын теләп, үзләре ясаган саклагыч‑брелок та бүләк итте. Чөнки Порохны йортында өч баласы белән хатыны көтә.