Туган як
+18 °С
Облачно
МАКС
Новости
4 Мая , 03:42

Батырларны хәтерләтеп, сиреньнәр үсәр

22нче мәктәптә «Хәтер бакчасы» патриотик акциясе узды.  

Батырларны хәтерләтеп, сиреньнәр үсәрБатырларны хәтерләтеп, сиреньнәр үсәр
Батырларны хәтерләтеп, сиреньнәр үсәр

Чара кысаларында учреждение территориясендә 24 төп сирень утыртылды. Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекне саклауга багышланган акциядә хакимият вәкилләре, СВО сугышчылары һәм ветераннары, Җиңү волонтерлары, яшь армиячеләр, шайморатлылар, укытучылар катнашты.

«Хәтер бакчасы» чарасы ел саен Президент Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә. Ил буенча Бөек Ватан сугышы елларында һәм махсус хәрби операция вакытында һәлак булган батырлар истәлегенә 27 миллион үсенте утыртыла.

— Җиңү көне алдыннан акция тагын да тирәнрәк мәгънә ала. Утыртылган сиреньнәр безнең хәтерне символлаштырачак. Чараны мәктәптә оештырдык, чөнки балалар геройларны истә тотарга тиеш. Моннан тыш, шәһәребезне яшелләндерүгә дә өлеш кертәбез, — дип җыелучыларга мөрәҗәгать итте хакимият башлыгы Алексей Пальчинский.

«Хәтер бакчасы» акциясе тарихны хөрмәт итәргә өйрәтеп, барлык катнашучыларны бөек үткәнебез турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшыру мөһимлеге белән берләштерде. Ел саен яз җиткәч, кыю яугирләрнең батырлыгын хәтерләтеп, сиреньнәр чәчәк атар.

Батырларны хәтерләтеп, сиреньнәр үсәр
Батырларны хәтерләтеп, сиреньнәр үсәр
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас