

«Үскән чакта күпчелек әтием янында булып, машина карарга, ремонтлашырга булыша идем. Аның үрнәгендә шофер булырга хыялландым», — дип сүзен башлады гәзитебез кунагы.
Балачактан ук әтисе янында бөтерелеп йөргән Ильярның һөнәри язмышы шулай алдан билгеләнгән, күрәсең. Хәрби комиссариат юлламасы буенча үзе теләгән белгечлекне үзләштерә ул. Армиядә ике ел шофер булып хезмәт итеп, тәҗрибә туплап кайта. Аннан соң 14 ел Алабакүл кирпеч заводында үз һөнәре буенча эшли.
2007 елда Ильяр Гыймаев Октябрьскийның элеккеге 101нче янгын частенә водитель булып урнаша. Бер елдан соң 38нче янгын-коткару частенә күчә. Һөнәр нечкәлекләренә башта эш урынында төшендерәләр. Аннары ул, Уфада махсус курслар тәмамлап, янгын автомобилен йөртү инструкторы белгечлеген үзләштерә.
— Беренче тапкыр янгын сүндерүгә баруыгызны хәтерлисезме?
— Әйе. Чүп контейнерында янгын чыккан иде. Безнең частьтән якында гына булып чыкты ул. Тиз арада килеп җиттек тә шундук янгынны сүндереп, тирә‑якка таралуына юл куймадык.
— Шәхси составны янгын урынына китерүдән тыш, нинди эшләр башкарасыз?
— Мин һәрвакыт техника янында, аны ташлап китәргә хакым юк. Нигездә, янгынтехник җайланмалары эшен — җиңнәрне һәм су басымын күзәтәм.
— Сезнең өчен нәрсә иң катлаулысы?
— Иң авыры, мөгаен, машинаны янгын урынына бик кыска вакыт арасында дөрес итеп урнаштыру. Чөнки моңа кешеләрнең тормышы бәйле. Бу эшне йортлар янында туктап торган автомобильләр катлауландыра. Алар аркасында янгынны сүндерү өчен кадерле минутларны әрәм итәбез.
— Янгын машинасын йөртүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Безнең эштә хисләрне контрольдә тота белү, психик яктан чыдам, физик әзерлекле булу таләп ителә. Катлаулы хәлләрдә югалып калмау, ясаячак хәрәкәт‑гамәлләрне алдан күзаллау мөһим. Һәрбер водитель кебек юлда игътибарлы булырга кирәк, чөнки син составның иминлеге өчен җаваплы.
38нче янгын-коткару частендә эшләү дәверендә Ильяр Гыймаев яшь хезмәттәшләре өчен чын остазга әверелә. Аның һөнәри осталыгы, тотнаклыгы һәм оператив рәвештә карар кабул итә белүе командага күп тапкыр ярдәм итә.
Ильяр Кәшиф улы, стажы тулып, 45 яшендә лаеклы ялга чыга. Ул төрле оешмаларда водитель булып эшли. Ләкин сирена тавышын, бердәм коллективны сагыну, җаваплы вазыйфада үзенең кирәклеген тою хисе күнегелгән эшенә тарта. Һәм берничә елдан соң ул 38нче янгын-коткару частенә кире кайта. «Эшемне бик яратам. Авыр мизгелләрдә кешеләргә ярдәм итә алуым белән бәхетле мин», — дип билгеләде әңгәмәдәшем. Сүз уңаеннан, Ильяр Гыймаевның тормыш иптәше дә игелекле хезмәттә, ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшли. Хәл‑вакыйга урынында бергә очрашкан чаклары да бар аларның.
Бүген Ильяр Кәшиф улы янә янгын машинасы руле артында. Үз көчендә һәм сәламәтлеге булганда, ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.