Туган як
+3 °С
Облачно
МАКС
Новости
22 Апреля , 09:59

Игътибар үзәгендә — юлларны яңарту мәсьәләләре

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров «Урал» федераль юл агентлыгы җитәкчесе Евгений Куркин белән очрашты. Көн тәртибендә төбәкнең транспорт-юл челтәрен яңарту мәсьәләләре булды.

Игътибар үзәгендә — юлларны яңарту мәсьәләләреИгътибар үзәгендә — юлларны яңарту мәсьәләләре
Игътибар үзәгендә — юлларны яңарту мәсьәләләре

Бүген республика территориясе аша 795 километр федераль трасса уза, шул исәптән М-12 «Восток», М-5 «Урал», М-7 «Волга» һәм Р-240 Уфа – Ырынбур юллары. Алар хәзер «Урал» федераль юллар идарәсе карамагына күчерелә.

Очрашуда юл эшләре программасы каралды. Аерым алганда, Стәрлетамакны урап узу юлын төзү, Р-240 трассасының Уфа – Стәрлетамак участогында яктыртуны яңарту, шулай ук әлеге юлны реконструкцияләүне 2028 елга кадәр тәмамлау планнары тикшерелде.

— Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча күп бурычлар тора. Республика уртак эшнең нәтиҗәле булуына ярдәм итәчәк, — диде Радий Хәбиров.

Яклар, шулай ук, 2026-28 елларга юлларны ремонтлау программасын өстәмә финанслау мөмкинлекләрен дә карады.

Фото: glavarb.ru

Чыганак: «Кызыл таң»

Автор:
Читайте нас