Туган як
+3 °С
Облачно
МАКС
Новости
22 Апреля , 10:25

«Биржа»да ярты миллион сум акчасын югалткан

Шуның 23 мең сумы — шәхси акчалар, ә калган 510 меңе — кредит акчалары.

«Биржа»да ярты миллион сум акчасын югалткан«Биржа»да ярты миллион сум акчасын югалткан
«Биржа»да ярты миллион сум акчасын югалткан

Полициягә 56 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең алдакчылар корбаны булуын сөйләгән. Алар аңа «биржа»да акча эшләү мөмкинлеге тәкъдим иткән.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 1 марттан 21 апрельгә кадәр җинаятьчеләр аңа телефон һәм мессенджерлар аша элемтәгә чыгып, үзләрен трейдерлар дип таныштырган.

Тиз арада керем алу мөмкинлегенә ышандырып, алдакчылар аңардан акча сораган. Нәтиҗәдә, уфалы аларга якынча 533 мең сум акча күчергән. Шуның 23 мең сумы — шәхси акчалар, ә калган 510 меңе — кредит акчалары. Ир-ат үзенең алданганын бары тик шәхси кабинетка керү мөмкинлеге ябылгач һәм «биржа вәкилләре» элемтәгә чыкмагач кына аңлаган.

Полиция «зур күләмдә мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас