Туган як
+3 °С
Облачно
МАКС
Новости
22 Апреля , 10:08

«Безнең кызлар — илдә иң яхшылары»

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә Уфаның «Агыйдел» командасын Хатын-кызлар хоккей лигасы кубогында җиңүе белән котлады һәм спортчыларга һәм тренерлар штабына дәүләт бүләкләре тапшырды.

«Безнең кызлар — илдә иң яхшылары»«Безнең кызлар — илдә иң яхшылары»
«Безнең кызлар — илдә иң яхшылары»

Исегезгә төшерәбез: узган атнада «Агыйдел» хоккейчылары, финал сериясенең дүртенче матчында Мәскәү өлкәсенең «Торнадо» командасын җиңеп, җиденче тапкыр Русия чемпионы һәм алты тапкыр ЖХЛ кубогы иясе булды.

– Безнең кызлар - илдә иң яхшылары! - диде Радий Хәбиров. - Бу - безнең өчен лаеклы һәм бик мөһим җиңү.

Команда вәкилләре, үз чиратында, республика җитәкчелегенә ярдәме һәм яхшы шартларда күнегүләр ясау мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Чыганак: «Кызыл таң»

 

Автор:
Читайте нас