Новости
21 Апреля , 06:02

Октябрьский полициясе ничек эшләгән

13 апрельдән 19 кадәр Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең дежур частена 375 хәбәр килгән. Шуларның 11е җинаятьләргә кагыла.  

Октябрьский полициясе ничек эшләгәнОктябрьский полициясе ничек эшләгән
Октябрьский полициясе ничек эшләгән

Полиция хезмәткәрләренең нәтиҗәле эше аркасында, 11 җинаятьнең 7се тиз арада ачылган. Бу чорда түбәндәге очраклар теркәлгән: ике тән җәрәхәте ясау (ачылган); ике урлау (әлегә ачылмаган); бер транспорт чарасын урлау (җинаять ачылган); мөлкәтне махсус җимерү (эш ачылмаган); ике алдау (зыян якынча 10,5 миллион сум тәшкил иткән); ике үтерү белән янау; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның ике очрагы теркәлгән. Моннан тыш, төрле вакыйгалардан соң шәһәр хастаханәсенә 20 кеше мөрәҗәгать иткән.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас