

23 яшьлек студент кыз үзен кәрәзле элемтә операторы хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтыраткан. Шалтыратучы элемтә хезмәтләре күрсәтүгә килешүне озайту кирәклеге турында хәбәр итә һәм SMS-хәбәрдән кодны әйтүне сорый. Зыян күрүче чит кешенең күрсәтмәләрен үтәгән.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, беркадәр вакыттан соң егеткә үзен МФЦ «хезмәткәре» дип таныштырган мошенник шалтырата, ә бер сәгатьтән соң — янәсе ФСБ «хезмәткәре». Акчаларны яклау сылтавы белән алар студентны барлык булган тупланмаларны алырга һәм аларны «хәвефсез счетка» күчерергә күндерә. Зыян күрүче, алдаудан шикләнмичә, үз счетыннан 715 мең сум алган һәм аларны банкомат аша аферистлар күрсәткән счетка күчергән.
Җинаятьчеләр элемтәгә чыгудан туктау белән студент үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә ашыга. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсенең тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159 мәддәсенең 3 өлеше (мошенниклык) буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: «Кызыл таң»