Новости
16 Апреля , 12:03

Мошенниклар Октябрьскийның предприятие җитәкчесен 10 миллионга алдаган

Шәһәр төзелеш фирмасы директоры цемент сатып алганда акчасыннан колак каккан.  

Мошенниклар Октябрьскийның предприятие җитәкчесен 10 миллионга алдаганМошенниклар Октябрьскийның предприятие җитәкчесен 10 миллионга алдаган
Мошенниклар Октябрьскийның предприятие җитәкчесен 10 миллионга алдаган

Ир-ат интернетта Мордовия цемент заводының рәсми сайтына керәм, дип аферистлар булдырган ялган сайтка эләккән. Аннары аңа телефоннан шалтыратып, үзләрен цемент предприятиесе хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Ялган мәгълүматка ышанып, директор килешү төзүгә ризалашкан. Алдакчылар җибәргән банк исәбенә 10 миллион сумнан артык акча күчергән.

Октябрьский полициясе әлеге очрак буенча аеруча зур күләмдәге мошенниклык турында җинаять эше ачкан. Хәзер эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мошенниклык схемасын оештыручыларны эзли һәм банк исәбенең хуҗасын ачыклый.

Полиция хезмәткәрләре эшмәкәрләр, предприятие җитәкчеләрен кисәтә: интернет аша яңа партнёрлар белән эш иткәндә сак булыгыз! Мошенниклар чын сайтлардан аерылмаслык төгәл күчермәләрен ясый. Капканга эләкмәс өчен браузерда сайт адресын тикшерегез: фишинг битләр оригиналдан бер символ белән генә аерылырга мөмкин. Бик отышлы тәкъдимнәргә ышанмагыз. Исегездә тотыгыз, аферистлар сайтларны гына түгел, телефон номерларын һәм электрон почта адресларын да алыштыра ала.

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас