Новости
9 Апреля , 09:34

Октябрьскийда самокатларда йөрүне тыячаклар

Чикләүләр ике микрорайонга гына кагылмаячак.    

Хакимият башлыгы Алексей Пальчинский социаль челтәрләрендә хәбәр иткәнчә, чикләү Мәскәү проспектына һәм 33нче микрорайонга гына кагылмаячак.

Алексей Евгеньевич аңлатканча, шәһәр халкы урамнарда электр самокатларда йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәми, бу хәрәкәттә башка катнашучыларның хокукларын боза.

«ЮХХДИ бүлеге вәкилләре белән берлектә шәхси мобильлек чаралары белән шәһәрдә йөрүне тыярга карар кабул иттек. Искәрмә — махсус җиһазландырылган инфраструктура урыннары, бу Мәскәү проспекты һәм 33нче микрорайон», — дип билгеләде Пальчинский.

Самокатларда йөрүне тыю турында документ инде эшләнә. Чикләүләрнең кайчан үз көченә керәчәге турында шәһәр хакимияте соңрак хәбәр итәчәк.

Октябрьскийда самокатларда йөрүне тыячаклар
Октябрьскийда самокатларда йөрүне тыячаклар
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас