Новости
6 Апреля , 06:40

Табиб 6 миллион сум акчасыннан колак каккан

Уфа дәваханәсенең 46 яшьлек табибына «Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәре» мессенджерда ниндидер хат турында хәбәр язган.    

Табиб 6 миллион сум акчасыннан колак какканТабиб 6 миллион сум акчасыннан колак каккан
Табиб 6 миллион сум акчасыннан колак каккан

Аннары табиб белән «курьер» элемтәгә кергән һәм банк картасыннан CVC-кодны атауны сораган.

Шуннан соң тагын бер шалтырату килә. Билгесез граждан уфалыга Дәүләт хезмәтләрендә аның шәхси кабинеты ватылуы һәм мошенникларның аның исәбеннән акча урларга тырышуы турында хәбәр иткән.

Саклау өчен табибны барлык акчаларын "хәвефсез счетка" күчерергә күндерәләр. Ул шулай эшли дә — күрсәтелгән реквизитлар буенча алты миллион сумга якын акча җибәрә.

Үзен алдаганнарын аңлап, ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Чыганак: «Кызыл таң»

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас