Бүген, 1 апрель — Көлке көне!
Ул дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә торган халыкара бәйрәм. Бу көнне дуслар һәм танышларны шаяртып алу — гадәти күренеш. Бәйрәмнең рәсми статусы юк.
Беренче апрель шаяртулары Русиядә Петр I заманыннан ук билгеле. Имеш, «Беренче апрель — беркемгә дә ышанма!» әйтеме нәкъ менә аның белән бәйле.
Көлке көнендә кешеләр бер-берсен шаярта, әмма шаяруларның зарарсыз булуы һәм башкаларга уңайсызлык китермәве мөһим.
Бәйрәм уңаеннан һәвәскәр язучы Таһир Хәбировның шаян шигырен һәм тормыш мәзәкләрен тәкъдим итәбез.
Алдау көне
Беренче апрель җитсә,
Шул чаклар искә төшә.
Күрше белән мунчага әйттек
Миңнегаян әбигә.
«Мунчаның кызуында, — дибез —
Син, әбекәй, юынып кайт.
Синнән соң без дә мунчаны
Керербез бик әйбәтләп».
Әби озак көттермәде,
Комганын шалтыратып,
Абзар артыннан турыга
Мунчага таба «чапты».
Салкын мунчаны күргәч,
Әби күршегә керде.
Тәмле чәй белән сыйлангач,
Ачуланмады безне.
***
Ир белән хатын шәһәрне чыгып барганда, хатыны «Хәерле юл!» дигән язуны укый.
— Картым, хәерле юл! — дип язылган.
— ГАИга хәерләреңне әзерләп куй! — дигәнне аңлата ул, — дип җаваплаган ире.
***
Зиратта кабер казыйлар. Җир туң, көн нык салкын икән. Муллага кабер казучы:
‑ Мулла абзый, бик суык, әзрәк зәм‑зәм суы белән җылынып алсак, гөнаһасы булмастыр, Аллаһ нәрсә дия? — дип сораган.
‑ Аллаһ белән килешеп тә булыр ул, тик халык кына соңыннан гайбәт сатар шул...
***
Бер авыл участковые отчетыннан:
«Үткән елларда урамда тәртип бозучы яшьләрнең милиция органнарына эшкә күчүе сәбәпле, быел тәртип бозу очраклары кимеде».
Фото: ясалма зиһен ярдәмендә эшләнде