Новости
30 Марта , 06:05

Октябрьскийда ялган таныклык белән эшкә урнашырга теләгән ир-ат тоткарланды

Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча матбугат белән элемтәләр хезмәткәре Аделина Кашапова хәбәр иткәнчә, полициягә оешма вәкиле мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, 57 яшьлек ир-ат тапшырган документларның чынлыгында шик туган.

Ачыкланганча, «металл конструкцияләр җыю буенча 6 нчы разрядлы слесарь» квалификациясен бирү турындагы таныклыкны шәһәр кешесе 2015 елда балык тотканда танышкан ят кеше кулыннан сатып алган булган. Документ өчен ул ике мең сум тирәсе түләгән һәм быел гына аны кулланырга уйлаган.

Экспертиза нәтиҗәләре күрсәткәнчә, таныклык ялган булып чыккан. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас