Новости
27 март , 01:31

«Сәлам, син аны хәтерлисеңме? Ул кичә юл-транспорт һәлакәтендә үлгән»

Бер мессенджерда танышыннан шундый хәбәр белән сылтама алган Туймазы хатынының картасыннан 13 мең сум акчасы югалган.  

«Сәлам, син аны хәтерлисеңме? Ул кичә юл-транспорт һәлакәтендә үлгән»«Сәлам, син аны хәтерлисеңме? Ул кичә юл-транспорт һәлакәтендә үлгән»
«Сәлам, син аны хәтерлисеңме? Ул кичә юл-транспорт һәлакәтендә үлгән»

Аны-моны уйламаган 40 яшьлек хатын-кыз сылтама буенча үткән. Аны «галерея» итеп маскировкаланган башка кушымтага күчергәннәр һәм анда җибәрелгән файл ачылмаган. Танышы белән элемтәгә кергәч, аның аккаунты мошенниклар тарафыннан ватылганын ачыклана. Хатын шундук шикле язышуны бетерә. Берникадәр вакыттан соң картасыннан акчасы югалуын белеп, үзенең алдау корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәтә: мондый кушымтаны күчереп алганнан соң, мошенниклар сезнең шәхси мәгълүматтан тулысынча файдалана ала. Аның ярдәмендә белдерүләр һәм СМС хәбәрләргә блок куела, бу төрле операцияләрне расларга мөмкинлек бирә. Галерея һәм контактларга керү мөмкинлеге ачыла, бу сезнең танышлар арасында вирусның алга таба таралуына китерә.

Фото: gigachat ясалма зиһен ярдәмендә ясалды

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас