Барлык яңалыклар
Новости
23 март , 21:41

Октябрьскийда ГТО мәйданчыгы төзеләчәк

Уфада ГТО һәм «акыллы» спорт мәйданчыклары урнаштыруга сертификатлар тапшырдылар.  

Октябрьскийда ГТО мәйданчыгы төзеләчәк
Октябрьскийда ГТО мәйданчыгы төзеләчәк

10 октябрьгә кадәр спорт объектлары, безнең шәһәрдән тыш, Сибай һәм Күмертауда, шулай ук Баймак, Бөрҗән, Белорет, Мәчетле, Зилаер, Калтасы, Бишбүләк, Чишмә, Мәләвез, Шаран, Дүртөйле, Чакмагыш районнарында барлыкка киләчәк.

Башкортостан 2019 һәм 2025 елларда Русиянең иң спорт төбәге дип танылды. Спорт белән шөгыльләнүдән һәм спорт объектларының торышыннан канәгатьлек дәрәҗәсе буенча республика тотрыклы рәвештә илдә иң яхшы унлыкка керә.

Яңа объектлар «Русия спорты» дәүләт программасы кысаларында төзелә. Ул физик активлык белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга һәм яхшыртуга, массакүләм спортны популярлаштыруга һәм русиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Программа РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас