Барлык яңалыклар
Новости
21 март , 20:34

Сау бул, кыш! Саумы, яз!

1нче мәктәптә «Нәүрүз» фольклор бәйрәме узды.  

Сау бул, кыш! Саумы, яз!
Сау бул, кыш! Саумы, яз!

Нәүрүз – яңа көн дигәнне аңлата. Язны каршы алу бәйрәме көн белән төн тигезләшкән  көнне 21 мартта үткәрелә.

Чараны тамаша кылырга шәһәр мәктәпләре укучылары, татар теле укытучылары җыелды.

Сәламләү сүзе белән 1нче мәктәп директоры Юлия Функ чыгыш ясады. Ул мондый чаралар үткәрүнең әһәмияте аеруча зур булуын билгеләде. Чөнки алар халкыбызның бай мәдәнияте белән таныштыра, укучыларны берләштерә, күңелле аралашу һәм тәэссоратлар бүләк итә.

Сәхнәләштерелгән тамашада яз кызы — гүзәл Нәүрүзбикә белән Кыш бабай төрлечә көч сынашты. Җыр-биюдә, төрле уеннарда гел Нәүрүзбикә җинеп чыкты. Кыш бабай узенең көчсезлеген аңлап, Нәүрүзбикәгә  үз урынын калдырды һәм бүләкләр өләшеп саубуллашты. Ләкин бәйрәм моның белән генә төгәлләнмәде. Укучылар төрле уеннарда катнашты, ботка ашап, тәм-томнар белән чәй эчте.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас