Барлык яңалыклар
Новости
18 март , 06:41

Акча күчергәндә сак булыгыз!

Октябрьскийдан шәхси компаниянең җитәкчесе ялган оештыручысына 880 мең сумнан артык акча күчергән.  

Акча күчергәндә сак булыгыз!
Акча күчергәндә сак булыгыз!

Беренчел мәгълүматлар буенча, мессенджерда 40 яшьлек ир-атка танышыннан компания реквизитларын җибәрү үтенече белән хәбәр килгән. Язган кеше финанс мәсьәләләре буенча хезмәткәр булган, шуңа күрә зыян күрүче, бернәрсәгә дә шикләнмичә, ул сораганны үтәгән. Җавап итеп 880 мең сумнан артык түләүгә килгән файл буенча шунда ук акча да күчергән.

Ни өчендер ир-атны акчаның бөтенләй аның коллегасына күчерелмәве сагайтмаган. Әңгәмәдәш исә акча килгәнен раслаган.

Тиздән шундый ук үтенеч белән кабат хәбәр килгән. Менә шунда инде зыян күрүче шикләнә һәм танышына шалтыратырга була. Аның аккаунты ватылган булып чыга. Акчаны мошенникларга күчерүе ачыклана.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге тикшерүчеләре әлеге мошенниклык очрагы буенча Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгаткан.

Полиция хезмәткәрләре гражданнарга Интернет челтәрендә аралашканда билгесез затларның сезнең шәхси мәгълүматларга керүен чикләргә киңәш итә. Янәсе, танышлардан акча күчерү үтенече белән хәбәрләргә сак карарга кирәк. Акча җибәргәнче, һичшиксез хәбәр килгән кеше белән элемтәгә керегез.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас