Хезмәткәрләне хөрмәтләү Уфада узган республика күпфункцияле үзәгенең йомгаклау киңәшмәсе кысаларында оештырылды.
«Бу бүләкләр - бөтен коллективның көндәлек эше. Җаваплылыгыгыз, кешеләргә игътибарлыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт. Сезнең эшегез нәтиҗәсендә халыкка дәүләт хезмәтләрен алу уңайлырак» — дип язган хакимият башлыгы Алексей Пальчинский cоциаль челтәрләрендә.
Бүген «Минем документлар» үзәкләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең дүрт йөздән артык төрен алырга мөмкин. Өстенлекле юнәлешләр арасында — СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, шулай ук санлы сервисларны үстерү. Офисларда «бер тәрәзә» принцибы буенча 68 ярдәм чарасын рәсмиләштерергә мөмкин.