Барлык яңалыклар
Новости
5 март , 12:24

Туймазы пенсионерлары мошенникларга 7,5 миллион сумнан артык акча биргән

Ирле-хатынлы Туймазы пенсионерлары берничә ай аферистлар белән аралашып, үз акчаларын «куркынычсыз» исәпкә күчергән.  

Мошенниклар төрле оешма белгечләре исеменнән шалтыратып, аларның акчаларын урларга һәм хокукка каршы эшчәнлекне финанслау өчен дустанә булмаган илләр счетына күчерергә тырышуларына ышандырган.

«Махсус хезмәтләр» вәкилләре элемтәгә керүдән туктаганнан соң берничә ай үткәч кенә ир белән хатын алдану корбаннары булуларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: чын дәүләт структурасы беркайчан да финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен беренче булып шалтыратмый һәм СМС-хәбәрләрдән кодлар әйтеп торуны сорамый. Бернинди дә «куркынычсыз» исәпләр юк. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез һәм теләсә нинди мәгълүматны җентекләп тикшерегез. Беркайчан да телефоннан билгесез кешеләрнең күрсәтмәләрен үтәмәгез.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас