Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бәйрәм сылтавы белән (мәсәлән: чәчәкләр, бүләкләр рәсмиләштерү, китерү, тапшыру һәм алу, ашыгыч почта хезмәте яки посылкалар алу, акча күчерүләр, чәчәкләргә супер ташламалар, шул исәптән билгеле булган исемнәр һәм логотиплар кулланып) мошенникларның активлашып китүен кисәтә.
Таныш булмаган номерлардан шалтыратулар килгәндә аралашудан сакланыгыз, шулай ук үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, документларыгызны беркемгә дә тапшырмагыз, аралашу барышында кергән кодларны атамагыз, шулай ук сезгә җибәрелергә мөмкин булган сылтамалар буенча күчмәгез ("фотода синме бу?", "миңа шулай булганы кызганыч", "син мондый бүләккә лаек" һ.б.).
Сак булыгыз! Үзегезнең уяусызлыгыгыз аркасында бәйрәм кәефен бозмагыз!