Барлык яңалыклар
Новости
26 февраль , 22:42

Студентларга — туган як күчтәнәче

Бүген Октябрьскийдан Мәскәүгә студентлар өчен күчтәнәчләр төялгән машина кузгалды. «Башкортстаннан мәхәббәт белән» проекты кысаларында шәһәрдәшләр илнең башкаласында укучы балаларына посылкалар җибәрде.  

Студентларга — туган як күчтәнәче
Студентларга — туган як күчтәнәче

Бу проект республика Башлыгы башлангычы белән барлыкка килде. Олау оештыру Радий Хәбировның студентлар белән очрашуларның берсендә тәкъдим ителгән иде.

Беренче гуманитар чара узган елның октябрендә үтте. Ул үзенең ихтыяҗлыгын күрсәтте. Студентлар үтенече буенча икенче маршрутка яңа торак пунктлары өстәлде. Ул 25 февральдә Сибайда старт алды һәм бүген безнең шәһәрдә тәмамланды.

-Туганнары һәм якыннары студентлар өчен өйдән азык-төлек, җылы кием, урын-җир һәм кухня кирәк-яракларын тапшырырга мөмкин. Бу бушлай башкарыла. Посылкалар яхшы сакланышында, илтеп бирү хезмәтләре белән чагыштырганда, иртәрәк барып җитә, - дип билгеләде Русия Президенты каршындагы Башкортстанның тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Илшат Рәхмәтуллин.

Күчтәнәчләр белән олау Мәскәүгә якынча иртәгә кичкә барып җитәргә тиеш.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас