Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль , 16:32

Кемнәр пилотсыз очкыч операторы була ала?

Башкортстанда яңа төр гаскәрләргә пилотсыз системалар бүлекчәләрен җыю дәвам итә. Алар узган ел ахырында формалаштырылган һәм иң технологик һәм ихтыяҗлы, дип санала.  

Кемнәр пилотсыз очкыч операторы була ала?
Кемнәр пилотсыз очкыч операторы була ала?

Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен Октябрьскийның хәрби комиссары Валерий Шәрифуллинга мөрәҗәгать иттек:

- Русиянең Кораллы Көчләрендә пилотсыз гаскәрләрнең аерым бүлекчәсе - «Рубикон» барлыкка килде. Анда хезмәт итү өчен җентекле сайлап алу үткәрәләр. Егетләрне сәламәтлек торышы һәм һөнәри яраклылык буенча тикшерәләр.

Пилотсыз гаскарләрдә хезмәт итүчеләр хәрби бурычларын алгы сызыктан ерактан үти, алар дроннар белән идарә итә.

Анда эләгү өчен компьютер техникасын, программалар белән тәэмин итүне беләргә кирәк. Операторлар дроннарга бурыч кую, маршрут салу, «прошивка» һәм «перепрошивка» ясау кебек гамәлләр башкара.

Оборона министрлыгы белән килешү бер елга төзелә, хезмәт үтәлгәннән соң аны озайту яисә өзү мөмкинлеге бар. СВОда катнашучылар өчен барлык ташламалар һәм түләүләр каралган.  

Илебезнең Кораллы Көчләре компьютер технологияләрен яхшы белән егетләргә мохтаҗ. Контракт төзү мәсьәләләре буенча сез Октябрьскийның хәрби комиссариатына (Ленин проспекты, 49)  яки 4-19-45 телефоны буенча (военкомат көн саен эшли) мөрәҗәгать итә аласыз.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас