Бүген кибет киштәләрендә авыл хуҗалыгы үсемлек¬ләренең күплеге һәм сортлары еш кына кешене сорау алдына куя. Мул уңыш алу өчен сорт, әллә инде гибрид сайларгамы?
Сорт селекция ысулы белән сайлап алынган бер яки берничә характерлы бил¬гене үзенә туплаган авыл хуҗалыгы үсемлекләренең бер төркеме. Сортлар тотрыклы уңыш бирә һәм, киләчәктә дә шул сыйфатларны саклап, орлык һәм уңыш алырга мөмкинлек тудыра.
Сортлы үсемлекләрнең өстенлекләре:
алардан җыелган орлык¬ларны чәчкәндә сорт сыйфатын саклыйлар;
бәясе түбәнрәк;
сортлы яшелчәләр гибридлылардан тәмлерәк.
Шул ук вакытта сортлы үсемлекләр кай яклары белән начар:
серкәләндерүне таләп итәләр, ә моны ябык парник һәм теплица шартларында табигый юл бөҗәкләр ярдәмендә эшләп булмый;
очраклы рәвештә башка сортлар белән серкәләнергә мөмкин;
уңдырышлылык буенча тотрыксыз;
гибридларга караганда авыруларга һәм корткычлар һөҗүменә күбрәк бирешәләр.
Гибрид сыйфатларын¬ яхшырту максатында үсем¬лекләрнең генетик яктан төрле формаларын үзара серкәләндерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыл хуҗа¬лыгы үсемлекләренең бер төре. Гибридларның уң-дырыш¬лылыгы, авыруларга һәм корткычларга чыдамлыгы югарырак, әмма алга таба башлангыч характеристикаларын югалта.
Гибрид үсемлекләрнең өстенлекләре:
авыруларга һәм корткычларга чыдам;
югары продуктивлык һәм үстерү шартларына җайлаша;
башлангыч үсемлек¬ләрне үзара катнаштырганда алынган яхшыртылган сыйфатлар.
Тискәре яклары:
гибрид орлыкларының бәясе сортларныкына караганда югарырак;
гибрид орлыкларын үрчетүдән файда юк, һәрва¬кыт аларны яңадан сатып алырга кирәк.
Орлык юнәткәндә сорт һәм гибридны F1 маркировкасы буенча аерырга мөмкин, беренче буын гибридларын шулай билгелиләр.
Сорт яки гибрид сайларгамы дигән сорауга җавапны үсемлекне үстерү максатларыннан һәм шартларыннан чыгып табарга була. Әгәр югары уңыш һәм авыруларга чыдамлык кирәк икән, гибрид сайлыйсыз, әгәр тотрыклы нәтиҗә кирәк икән, сортка өстенлек бирү яхшырак.
Орлыкны сайлаганда тагын шуңа игътибар итегез: аларның атамалары Авыл хуҗалыгы үсемлекләре сорт¬лары һәм гибридларының дәүләт реестрында булырга тиеш. Димәк алар кулланылышка кертелгән.
Фәйрүз ДӘҮЛӘТБАЕВ, Россельхознадзор БР буенча идарәсе дәүләт инспекторы