Барлык яңалыклар
Новости
9 февраль , 16:45

Янә мошенниклар

Кырыкалдарлар шәһәрдәшнең иске телефон номерын кулланып, аның исеменә кредит рәсмиләштергәннәр.  

Янә мошенниклар
Янә мошенниклар

Беренчел мәгълүматлар буенча, 61 яшьлек октябрьскийлыга банктан хат килгән. Анда аның 10 мең сумга якын түләнмәгән бурычы булуы турында хәбәр ителгән. Ул кичекмәстән банк бүлегенә мөрәҗәгать иткән, чөнки кредитлар алмаган булган. Финанс оешмасында аның исеменә 100 мең сумлык кулланучылар кредиты рәсмиләштерелгәне ачыклана. Зыян күрүче гаҗәпләнгән, чөнки ул берни дә рәсмиләштермәгән, шәхси мәгълүматларны өченче затларга тапшырмаган, паспортын югалтмаган. Баксаң, шәһәрдәшнең банк исәбенә иске абонент номеры бәйләнгән булган. Ул әлеге номердан берничә ел элек файдаланган, ә аны алыштыргач, банк исәбеннән аерырга оныткан.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү алып барыла. Полиция хезмәткәрләре кисәтә: телефон номерын алыштырганда барлык банкларда һәм мөһим сервисларда мәгълүматны шунда ук яңартырга кирәк; кредит тарихыгызны даими тикшерегез һәм барлык банк исәпләрегезне, хәтта кулланышта булмаганнарын да игътибар белән күзәтегез; сирәк файдаланган сим-карталар блокланмасын яки яңадан сатылмасын өчен, вакыт-вакыт аларның балансын тулыландырырга киңәш ителә.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас