Новости
8 февраль , 05:46

Буран һәм бозлавык көтелә. Юлларда сак булыгыз!

Синоптиклар атна башына фаразларын җиткерде.  

Буран һәм бозлавык көтелә. Юлларда сак булыгыз!Буран һәм бозлавык көтелә. Юлларда сак булыгыз!
Буран һәм бозлавык көтелә. Юлларда сак булыгыз!

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 8 февраль көнне, көндез бераз кар явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача. Һава температурасы -5, -10° тәшкил итәчәк.

Дүшәмбе көнне, 9 февральдә, вакыты белән кар явачак, юлның аерым участокларында кар көртләре, бозлавык. Җил көньяктан, төньякка күчеп, уртача, көндез урыны белән кискен. Термометр баганалары төнлә -9,-14°, көндез -4,-9°, төньяк районнарда -14°ка кадәр күрсәтәчәк.

Сишәмбе көнне, 10 февральдә, төнлә кар ява, көндез урыны белән бераз кар ява, көньяк-көнчыгышта уртача, кайбер районнарда буран, юлларда кар көртләре, кар өермәсе, бозлавык. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил. Һава температурасы төнлә -14, -19°, урыны белән -24°, көндез -10, -15°.

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас