-20 °С
Болытлы
Ут бер бүлмәле фатирга зыян китергән. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча биш кешене эвакуацияләгән. Барлыгы 13 кеше коткарылган, тагын бишесе бинадан мөстәкыйль рәвештә чыга алган.
Янгында өч яшьлек кыз һәм 76 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, аларны ашыгыч ярдәм бригадасы белән хастаханәгә озатканнар. Бәхеткә, аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәш итә:
электр үткәргечләрне урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү бары тик профессионалларга гына ышанып тапшырыгыз;
электр челтәрләрен артык йөкләмәгез;
төзек электр җиһазларын кулланыгыз;
ут сүндергеч сатып алыгыз.