Барлык яңалыклар
Новости
4 февраль , 12:05

Хулиган җәзага тартылды

Октябрьский шәһәр суды Уфада яшәүче 42 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Хулиган җәзага тартылды
Хулиган җәзага тартылды

Ул хулиганлыкта һәм полиция хезмәткәренә карата көч куллануда гаепле дип табылган.

Судта ачыкланганча, ир-ат сәбәпсез, хулиганлык ниятеннән Октябрьскийдагы бер автосалон бинасының яктырткычын һәм биләмәсендәге шлагбаумны зарарлаган. Моннан тыш, җәнҗалчы аның хокукка каршы гамәлләрен туктатырга теләгән каравылчының башына суккан һәм себерке сабы белән янап, аңа кизәнгән.

Полиция бүлегенә китерелгән ир-ат Административ хокук бозу турында беркетмә төзегән патруль-пост хезмәте хезмәткәренә тән җәрәхәтләре салган.

Суд аңа 4 ел 8 ай ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны төзәтү колониясендә үтү белән билгеләгән.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас