

Әйтик, ана капиталы 5,6 процентка артты. Хәзер беренче балага — 728 900 сум, икенче балага 234 300 сум түләнә. Әгәр гаилә беренчесе өчен сертификат рәсмиләштермәгән булса, икенчесенә 963 200 сум бирелергә тиеш
Ана капиталының калган суммасы да автоматик рәвештә арта. Акчаны торакка, белем алуга, ана пенсиясенә яки инвалид балаларны адаптацияләүгә юнәлтергә мөмкин.
Пенсиягә билгеләнгән түләү икеләтә арта. 80 яшь тулганнар һәм I группа инвалидлар өчен өстәмә 9600 сумнан 19 200 сумга кадәр арткан. Яңадан исәпләү гаризаларсыз-автоматик режимда башкарыла.
Социаль пособиеләр 5,6 процентка индексацияләнгән. Бу бала туганда бер тапкыр бирелә торган һәм 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие, барлык төркем инвалидларга һәм инвалид балаларга түләүләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга пособиеләр, Русия Геройларына, Хезмәт геройларына һәм Дан орденнарының тулы кавалерларына түләүләр.
Фото: «Башинформ»