

— Республика алдында торган төп бурычлар – фронтка, свода катнашучыларга ярдәм итү, хәрбиләрнең гаиләләре, балалары турында кайгырту, һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү, махсус операциядән кайткан СВО ветераннарын эшкә урнаштыруда булышлык итү. Радий Фәрит улы махсус операция башланганнан бирле бердәмлек һәм рухи көч күрсәткән, безнең хәрбиләргә ярдәм иткән һәм җиңүгә үз өлешләрен керткән барлык республика халкына рәхмәт белдерде.
Шул ук вакытта без социаль бурычларны да нәтиҗәле хәл итәргә, икътисадны үстерергә һәм алга барырга тиеш. Төбәк башлыгы Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларны мисал итеп китерде. Ул вакытта ил кыска вакыт эчендә хәрабәләрдән торгызылудан тыш, алдагы елларга үсеш өчен куәтле нигез салды.
Яңгыраган йөкләмәләрнең бер өлешен без үтәдек —Октябрьскийда 2025 елда бина бүлеп биреп, аны ремонтладык һәм СВО катнашучыларына ярдәм итү үзәген ачтык. Шулай ук СВО катнашучылары ассоциациясе төзелде. Ил сакчыларына спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырабыз. Бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез.
«Намуслы эшләргә, сынауларга нык торырга. Бердәмлегебезне ныгытырга. Бер-береңә һәм бигрәк тә мохтаҗларга ярдәм итү», - минем өчен бу юлламада яңгыраган төп сүзләр. Шәһәр хакимияте командасы белән бергә Юлламада билгеләнгән бурычларны үтәү өчен бөтен көчебезне куячакбыз.