Новости
29 гыйнвар , 07:30

Октябрьскийда ике бүлмәле фатир янган

28 гыйнвар кичендә Р.Насыйров урамы буенча йортның бишенче катындагы ике бүлмәле фатирда янгын чыккан.  

Октябрьскийда ике бүлмәле фатир янганОктябрьскийда ике бүлмәле фатир янган
Октябрьскийда ике бүлмәле фатир янган

Ут 10 квадрат метр мәйдандагы милеккә зыян китергән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, йорттан мөстәкыйль рәвештә ун кеше эвакуацияләнгән. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Янгын чыгу сәбәпләре һәм зыян күләме ачыклана.

Хөрмәтле шәһәрдәшләр, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча баш идарәсе көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искә төшерә. Электр челтәрен артык йөкләмәгез, приборларны электрдан өзегез, аларны көтү режимында тотмагыз. Үткәргечләрнең торышын күзәтегез, балкон һәм лоджияләрдә чүп җыймагыз. Кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз.

Куркынычсызлык өчен торакны автоном янгын хәбәрчесе белән җиһазландырырга тәкъдим ителә. Бу җайланма вакытында янгынны ачыкларга һәм гомерләрне коткарып калырга сәләтле.

Исегездә тотыгыз: янгынны булдырмый калу аның коточкыч нәтиҗәләре белән көрәшүгә караганда җиңелрәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас