Өлешләтә мобилизация барышында интернет йолдызына әйләнгән якташыбыз, җырчы Артур Хәсәнов МХО зонасында һәлак булуы турындагы имеш-мимешләргә җавап бирде. Артур үзенең иҗатын сөючеләрнең борчылуларын таратып, алгы сызыкта кар бабай янында төшкән фотосурәте белән уртаклашты.
Артур Хәсәнов өлешчә мобилизация вакытында социаль челтәрләр йолдызы булды. Аның җырчы Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкару видеосы шунда ук таралды һәм аңа көтелмәгән популярлык китерде. Артур җырлаган видеоролик астында бик күп уңай шәрехләр калдырдылар. Аның вокаль сәләтен башкорт һәм татар эстрадасының танылган җырчылары Әнвәр Нургалиев һәм Рифат Зарипов югары бәяләде.
Бүген «Хәсән» СВОда хәрби бурычларны уңышлы үти. Шулай ук, ул актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнә, берничә композиция чыгарган, ял вакытында концерт һәм фестивальләрдә чыгыш ясый.
Фото: Артур Хасанов / соцсети
Источник: «Башинформ»