Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар , 12:04

Көчле магнит давыллары көтелә

Кояштагы кабынышлар Җиргә дә йогынты ясаячак.  

Көчле магнит давыллары көтелә
Көчле магнит давыллары көтелә

Иртәгә, 20 гыйнварда, Кояштагы көчле кабынышлар аркасында, җирдә G3/G4 дәрәҗәсендәге магнит давылларын фаразлый Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясе галимнәре.

«Алар Җиргә сишәмбе көнне киләчәк. Көтелгән магнит давыллары дәрәҗәсе - G3/G4. Поляр балкышлар зонасының аскы чиге — 50 градуска кадәр», - диелә белгечләр хәбәрендә..

Лаборатория сайтындагы таблица мәгълүматлары буенча, G3 — көчле давыл, ә G4 — бик көчле.

Бу көннәрдә сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз!

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас