-16 °С
Болытлы
Урман гүзәлен 17 гыйнварда 12.00 сәгатьтән алып 15.00 сәгатьтк кадәр «Экология Т» җәмгыяте оештырачак чыршы җыю пунктларында: 34нче микр., 25; Бакча боҗрасы урамындагы 60а, «Плаза» сәүдә үзәге артында калдырырга мөмкин булачак. Бу вакытта ылыслыларны алып килгән октябрьскийлыларга тәм-том биреләчәк, дип хәбәр итә төбәк операторы үзенең социаль челтәрләрендә.
Чыршыны мишура, уенчыклар, гирляндалар һәм башка Яңа ел бизәкләреннән чистарту зарур. Җыелган агачларны «Экология Т» төбәк операторы ваклауга озатачак, чөнки ул фермаларда һәм зоопаркларда кайбер хайваннар өчен ашлама, азык яки түшәк буларак кулланыла.